Яшел Үзән районында күрү буенча инвалидлар өчен Сабантуй узды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2-4 сентябрьдә «Васильевский» шифаханәсендә күрү буенча инвалидлар өчен Бөтенроссия Сабантуе узды. Фестиваль ачылышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин катнашты.

Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге хезмәткәрләре актив катнашты.

Чара Россиянең төрле төбәкләреннән 7 команда җыйды. Фестивальнең беренче көнендә командаларда катнашучылар алдан әзерләнгән иҗат номерларын күрсәттеләр. Чараның икенче көне традицион милли уеннарга һәм спорт ярышларына багышланган иде.

Барлык катнашучылар да истәлекле сувенирлар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International