Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна «Медицина сәгате» уздырган.
«Эчәк инфекциясен профилактикалауның биш төп кагыйдәсе» темасына дәрестә балалар эчәк инфекциясенең билгеләре, йоктыру юллары турында белделәр, шулай ук зарарланмас өчен профилактика кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
Оештыручы сүзләренчә, балалар файдалы мәгълүматны игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына актив җавап бирделәр.