Питрәч районында Сәламәтлек көне узды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Питрәч муниципаль районының өлкән яшьтәге гражданнары өчен «Дуслык» паркы территориясендә Сәламәтлек көне үткәрделәр.

Сәламәтләндерү чарасын оештыручылар – Питрәч районы социаль яклау бүлеге, «Кайгырту» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, үзәк район хастаханәсе һәм мәдәният бүлеге.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира Хәйруллина һәм баш табиб урынбасары Ландыш Кадыйрова чыгыш ясадылар. Өлкән яшьтәге питрәчлеләргә яхшы кәеф, нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләделәр.

Сәламәтлек көне кысаларында катнашучылар табиб-терапевт Альбина Касыймова җитәкчелегендә иртәнге зарядка ясадылар, табиб-методист Наталья Ксенофонтовадан «Көзге-кышкы чорда вируслы авыруларны профилактикалау» темасына лекция тыңладылар, бию буенча Илнур Хәлимовтан мастер-класста катнаштылар.

Моннан тыш, теләүчеләр кан басымын, кан шикәрен үлчәделәр. Социаль хезмәт алучыларга белешмәлек һәм буклетлар тапшырылды.

Җәйнең соңгы көненең иртәсе күңелле узды, өлкән яшьтәге гражданнар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм мондый очрашуларны ешрак үткәрергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International