Буа интернат-йорты карамагындагылар «Батыр» спорткомплексында булдылар

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Хәрәкәт итү функцияләрен торгызу һәм ныгыту максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар «Батыр» шәһәр спорт комплексына даими йөриләр.

Бу юлы социаль хезмәт алучылар бик теләп өстәл теннисы уйнадылар.

Бу уен бик мавыктыргыч, ул көч, җитезлек, реакция тизлеген, фаразлауны үстерә. Теннис уйнаганда социаль хезмәтләр алучылар моториканы яхшырталар.

«Өстәл теннисында иң күңеллесе – һәрвакыт әйбәт физик формада калу мөмкинлеге», – ди интернат-йорт карамагындагы Дамир Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International