Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Күңелле стартлар» дигән спорт эстафетасы узды.
Чара балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга, физик культура белән кызыксынуны арттыруга, коллективлык, иптәшлек, үзара ярдәм хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Балалар бик теләп һәм энтузиазм белән эстафетада катнаштылар, барлык ярышларны да уздылар, үзләрен көчле, җитез итеп күрсәттеләр.
«Күңелле стартлар» үз эченә түбәндәге эстафеталарны алды: «Көнгерә», «Паровоз», «Туп белән уен», «Сазлыктан кичү», «Максатка эләк», «Башта йөк йөртү».