«Изгелек»тә карате белән шөгыльләнәләр

2022 елның 19 августы, җомга

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында саф һавада «Карате: куллану техникасы һәм разминка» дигән мастер-класс узды.

Карате буенча мастер-классны «КЭМПО» шәһәр спорт мәктәбе тренеры Геннадий Бубнов үткәрде.

Дәрес башында тренер япон сугышы сәнгате, аның килеп чыгышы тарихы, саклану һәм һөҗүм итү системасы турында сөйләде.

Алга таба социаль хезмәт алучылар белән бергә Геннадий Бубнов карате элементлары белән җиңел разминка үткәрде.

Шулай ук спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең сугышчан осталыкларын күрсәттеләр: һөҗүм итү һәм саклануның төрле ысуллары күрсәтелде һәм эшләнде.

Социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән мастер-класс карадылар. Дәрес ахырында балалар тренерга мавыктыргыч чара өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International