Югары Осланда «Яшьлек» «Спорт» белән көрәште

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында спорт эстафетасы узды.

Эстафета «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» девизы астында узды.

Интернат-йорт карамагындагылар белән бергә саф һавада үз көчләрен аз хәрәкәтләнүче яшәүчеләр дә сынап карадылар.

Эстафетада катнашучылар ике командага бүленде. Беренчесен «Яшьлек», икенчесен «Спорт» дип атадылар.

Уеннарда төрле төстәге туплар кулланылды, алар ярдәмендә спортчылар кулларның вак һәм эре моторикасын үстерделәр.

Һәрвакыттагыча, эстафета күңелле, яшәүчеләр өчен файдалы үтте.

Ике команда да финишка беренче булып килергә тырышты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде: командалар эстафетаны тигез исәп белән төгәлләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International