Инженер, кондуктор, инспектор таләп ителә: Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсе узды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргән, анда тугыз оешма катнашкан.

Ярминкәдә «Элекон заводы» АҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Тандер» АҖ («Магнит» кибете), «Казметрострой» АҖ, «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ автохуҗалыгы, «Вагонный участок Казань» ФПК АҖ, «Казметрострой» АҖ, «Кеннард» хосусый саклау предприятиесе» ҖЧҖ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ, «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ катнашты.

Ярминкә барышында эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: инженер, җыючы, эш бүлүче, бастыручы, шомартучы, токарь, газ белән эретеп ябыштыручы, электрик, аппаратчы, җыештыручы, кассир, кондуктор, инспектор, оста, слесарь-сантехник, йөк төяүче, менеджер, товар белгече, сәүдә залы администраторы, сатучы, хәрәкәт составы юучы, автомобиль йөртүче, ишегалдын җыештыручы һ.б.

Вакансияләр ярминкәсендә 187 кеше булды, шуларның 78е хатын-кыз.

Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча үзәк белгечләреннән консультацияләр алдылар. 27 кеше эшкә юллама алды.

Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International