Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, җылы һава торышыннан файдаланып, үз карамагындагылар өчен саф һавада иртәнге гимнастика үткәрә.
Өлкәннәр өчен иртәнге гимнастика мәҗбүри булырга тиеш, дип саный үзәк белгечләре: дәвалау физкультурасы организмны тонуста тотарга мөмкинлек бирә һәм вестибуляр аппаратның төрле бозылуларын кисәтә, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау һәм дәвалауны, сәламәтлекне ныгытуны тәэмин итә, актив тормышны озайта.
«Өмет» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы «көмеш» волонтерлар белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучылар өчен дәвалау физкультурасын үткәрде.
Дәвалау физкультурасын медитация белән төгәлләделәр.
Барлык катнашучыларга да шундый чара ошады: күтәренке кәефтә һәм йөзләрендә елмаю белән үзәк карамагындагылар өйләренә таралыштылар.