Буа муниципаль районында җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан уртак проект тормышка ашырыла.
«Яңарыш» проекты коронавирус йогышы кичергәннән соң өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм сәламәтләндерү чаралары комплексын уздыруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән кислород бар кулланып индивидуаль сәламәтләндерү процедураларын үткәрә.
Кислород бар – ул кислород молекуласын һавадан аерып чыгарырга мөмкинлек бирүче аппарат. Аппаратны кислород коктейльләре әзерләү һәм гомуми халәтне яхшырту өчен кулланалар.
Әлеге проектны тормышка ашыру өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга яңа коронавирус йогышы нәтиҗәләрен җиңәргә, хроник талчыгуны бетерергә, йокыны нормальләштерергә, иммунитетны күтәрергә һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.