Бүген Ленин исемендәге стадионда Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кызу йөрүчеләр» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.
Скандинавия йөрешендә башлангыч күнекмәләр алуга юнәлтелгән чарада «Актив озын гомер мәктәбе» җирле клуб әгъзалары, 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган яшь инвалидлар, шулай ук «көмеш» волонтерлар катнашты.
Сәламәтләндерү чарасының төп этабы алдыннан катнашучылар зарядка үткәрделәр.
10 ел дәвамында скандинавия йөреше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче «Актив озын гомер мәктәбе» клубы әгъзасы Гөлүсә Закирова, куркынычсызлык техникасы, йөреш вакытында типик хаталар турында сөйләп, мастер-класс үткәрде, шулай ук таякларның оптималь озынлыгын сайларга ярдәм итте, әлеге спорт төрендә бу зур әһәмияткә ия.
Инструктаждан соң чарада катнашучылар дәртләндергеч, энергияле музыка астында йөреде.
Соңыннан «кызу йөрүчеләр» тәэсирләре белән алмаштылар һәм мондый дәресләрне системалы рәвештә үткәрү турында теләк белдерделәр.