«Кама таңнары»нда Физкультурачылар көне оештырылды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр массакүләм бәйрәм – Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

Бу көн биредә очраклы гына узмады: приют хезмәткәрләре балаларның физик сәламәтлеге турында даими рәвештә кайгырталар. «Балалар сәламәтлеге – социаль тернәкләндерүнең мөһим өлеше», –дип ышаналар «Кама таңнары»нда.

Бу юлы егетләр һәм кызлар йөгерү һәм озынлыкка сикерү буенча ярышларда катнаштылар, кул көрәше буенча көч сынаштылар, шәхси рекордлар куйдылар.

Ә велосипед һәм самокатларда узышлар кече һәм өлкән яшьтәге категорияләр арасында иң тиз балаларны ачыкларга ярдәм итте.

Бәйрәм күңелле үтте. Иң мөһиме, «Кама таңнары» приюты карамагындагы балалар бу көнне үзләренең физик сәламәтлеге өчен файдалы итеп үткәрде һәм күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International