Физкультурачылар көненә интернат-йорт карамагындагылар янына кунаклар – «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Айдар Галиәхмәтов, шейпинг буенча тренер-укытучы Раушания Исламова һәм йөзү буенча тренер-укытучы Татьяна Галимҗанова килде.
Айдар Галиәхмәтов барлык социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек теләде һәм аларны сәламәтләндерү спорт комплексында спорт секцияләренә чакырды.
Раушания Исламова һәм Татьяна Галимҗанова интернат-йортта яшәүчеләр белән спорт разминкасы үткәрделәр, аннан соң «Күңелле стартлар» һәм төрле спорт уеннары оештырылды.
«Бәйрәмнән социаль хезмәт алучылар Җәлил интернат-йортында спорт күнекмәләрен, физик әзерлекне һәм күп кенә уңай эмоцияләр алдылар. Безнең хезмәткәрләр өчен музыкаль номер чараның кульминациясе булды. Физкультурачылар көне – спортчыларның һөнәри бәйрәме генә түгел. Аны иртән зарядка ясаучылар, йөгерүчеләр яки тренажерларда шөгыльләнүчеләр дә билгеләп үтә ала», – дип ассызыкладылар Җәлил интернат-йортында.