Кама Аланы һәм Чистай психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлары карамагындагы социаль хезмәтләр алучылар өчен Кама Аланы спорт лагере базасында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрделәр.
8 августта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары тапшырылды һәм мини-футбол буенча матч уздырылды.
Ә икенче көнне, 9 августта, командалар популяр «Аҗаган» хәрби-патриотик уенының барлык этапларын уздылар: төзелеш, командирлар рапорты, зыян күрүчене ике сугышчы белән китерү, эстафета, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча санитарлар конкурсы, носилкада транспортлау, аркан тарту, граната ыргыту, пневматик винтовкадан ату.
Уенда җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
Буш вакытларында спорт һәм патриотик чараларда катнашучылар волейбол, бадминтон, шашка, шахмат, нарды уйнадылар.
«Аҗаган» тәмамлангач, анда катнашучылар чәй табынына чакырылды, кичә учак янында җырлар һәм биюләр белән дәвам итте.