Күрү буенча инвалидлар Казан Кремле территориясе буйлап экскурсиядә булдылар

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булдылар.

Экскурсиядә катнашучылар борынгы ныгытма архитектурасы белән таныштылар, Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение Соборында булдылар.

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр Кремльне карый алдылар – экскурсиядә Казан Кремленең архитектура һәйкәлләренең: Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы һәм Сөембикә манарасының тактиль макетлары файдаланылды.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллективы начар күрүче кешеләр өчен экскурсия программаларын яраклаштырды. Күрү буенча инвалидлар экскурсиягә чакыруларны бик теләп кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International