Бүген Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә Лаеш районының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре килде.
Аралашу барышында балалар дәүләт инспекциясе хезмәте эше турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр: ул ни өчен кирәк, анда кем эшли ала, хезмәткәрләр нинди форма кия, тәртип бозучыларны тоту машиналары нәрсә белән җиһазландырылган. Әңгәмә барышында шулай ук балаларның юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту мәсьәләләре дә күтәрелде.
Балаларга автомобиль йөртүче урынында утырырга рөхсәт иттеләр һәм очрашу истәлегенә утны кире кайтара торган элементлар бүләк иттеләр. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм аларны беркайчан да бозмаска карар кылдылар.