«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә тематик гаилә чарасы узды

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

4 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде.

Бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, гаилә көненең традицияләре һәм символлары турында сөйләштеләр. Шулай ук берничә күңел ачу конкурсы оештырылды. Аннары «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» нәфис фильмын коллектив карау булды.

Өч парның һәркайсы үзләренең мәхәббәт һәм никах тарихын сөйләде. Һәр парга ромашка бүләк иттеләр.

Чарада 30 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International