«Россиядә эш»: бу платформадагы мәгълүматлар эш бирүчеләргә субсидияләр алу хокукын бирә

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштырганда эш бирүче субсидия алырга хокуклы. Әмма шуны истә тотарга кирәк, оешмалар һәм предприятиеләргә, кече һәм урта бизнесны да кертеп, акча бирүнең төп критерие – «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында эш бирүче турында мәгълүматларның булуы.

Агымдагы елның июнь аенда кабул ителгән РФ Хөкүмәтенең «2022 елда Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан Россия Федерациясе Социаль иминият фонды бюджетыннан юридик затларга, коммерциячел булмаган оешмаларны да кертеп, һәм шәхси эшмәкәрләргә субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы Карарында аерым категория гражданнарның мәшгульлеген стимуллаштыру максатларында эш бирүчегә субсидия бирү өчен гражданнарның яңа категорияләре өстәлде.

Категорияләр арасында:

- Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 81 статьясындагы беренче өлешенең 1 һәм 2 пунктларында каралган нигезләр буенча агымдагы елда хезмәт килешүе туктатылган эшсез гражданнар (оешманы бетерү яисә хосусый эшмәкәр эшчәнлеген туктату, оешма хезмәткәрләренең, индивидуаль эшкуарның санын яки штатын кыскарту);

- Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 77 статьясындагы беренче өлешенең 5 пункты нигезендә хезмәт килешүе агымдагы елда башка эш бирүчедән күчү рәвешендә төзелгән һәм эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр (тулы булмаган эш вакыты режимын кертүне, простой, вакытлыча туктатып торуны, хезмәт хакын саклап калмыйча отпусклар бирүне кертеп);

- Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территорияләрендә даими яшәүче һәм Россия Федерациясе территориясенә кичектергесез тәртиптә килгән гражданнар, качак таныклыгы алган яисә Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык алган гражданнар;

Субсидия эш бирүчеләргә Социаль иминият фонды тарафыннан федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләме, эшкә урнашкан һәр граждан өчен бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият взнослары суммасын кушып, 1, 3 һәм 6 ай вакыт узгач бирелә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда минималь хезмәт хакы – 15 279 сум, иминият взнослары – уртача 30,2% тәшкил итә.

Шулай итеп, эш бирүчегә максималь түләү 3 айга (15 279 сум + 30%) = 59,7 мең сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International