Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узып баручы җәй көннәрен максималь файда белән үткәрергә булганнар һәм тәрбияләнүчеләр өчен уен көне оештырганнар.
Балалар белән «Урамда хәрәкәтле уеннарның файдасы» дигән таныштыру әңгәмәсе үткәрделәр, презентация күрсәттеләр, сораулар бирделәр.
Әмма барыннан да бигрәк балаларга саф һавада уеннар ошады. Алар популяр булган куыш уенын аеруча яратып уйнадылар.