«Веста» милләтара мөнәсәбәтләргә өйрәтә

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре җәйге лагерьдә «Аңлауга ориентир» программасыннан дәрес уздырганнар.

Дәрес барышында балалар «Балык, җәнлекләр, кошлар», «Җәтмәдә балык», «Кошларны ашат», «Дулкында җилкәнле көймә», «Күбәләк корты» кебек күнегүләрне башкардылар.

Бу күнегүләр балаларда бергәләп эшләргә, башкаларга ярдәм итә белергә, шулай ук коллективта катнашучыларны бәясез кабул итәргә өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Күнегүләр сериясе тәмамлангач, балаларга «Кызыклы-файдалы» уенын уйнарга тәкъдим иттеләр: һәр бала күнегү вакытында ниләр кичергәнен әйтү мөмкинлеген алды.

Шулай итеп, «Дулкында җилкәнле көймә» уены иптәшләр белән уртак тел табарга ярдәм итте, ә «Күбәләк корты» – катлаулы күнегү булып чыкты, чөнки бердәм һәм синхрон эш итү җиңел түгел иде.

Һәр катнашучы үзен тирәнрәк белсен һәм киләчәктә конфликтсыз аралашу алымнарын куллансын өчен чара ахырында һәр бала «Минем ышаныч телефоны» дигән белешмәлек алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International