Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 июль көнне Шәфкать туташы Юлия Иксанова «Витаминнар һәм аларның әһәмияте» дигән темага медицина сәгате үткәрде.
Дәрестә балалар организм өчен витаминнар роле турында белделәр. Катнашучылар гиповитаминоз, авитаминоз һәм гипервитаминоз нәрсә ул, барлык витаминнар балансланган һәм үсеп килүче организмга файда китерсен өчен ничек тукланырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Әңгәмәдән соң барлык эчке органнарның дөрес эшләве, скелет һәм нерв системасын формалаштыру өчен витаминнар бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар. Нәкъ менә шуңа күрә, барыннан да элек, дөрес тукланырга, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк.