Яшүсмерләрдә үз сәламәтлегеңне саклап калу һәм ныгыту, тәмәке тартуның зыяны турында белемнәрне киңәйтү максаты белән 14 июль көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагог-психологы Наталья Конова мәктәп яшендәге балалар белән «Тәмәке төтененә «юк!» дигән акция үткәрде. Әлеге чарада 10 бала катнашты.
Акция барышында балалар тәмәке тартуның киң таралган зарарлы гадәт икәнлеген белделәр, ул тәмәке тартучының үзенә генә түгел, әйләнә-тирә кешеләргә дә зыян китерә. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә узган ел тәмәке тартуга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр, балалар тәмәке тартуның зыяны турында ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр. Катнашучылар мөстәкыйль рәвештә дәрес темасы буенча кечкенә генә хәбәрләр әзерләделәр һәм башкалар алдында чыгыш ясадылар. Аннан соң алар урамга чыктылар һәм үтеп баручыларга листовкалар тараттылар, анда тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат тупланган иде.
Акциягә нәтиҗә ясап, балалар тәмәке тартучы бәйле кеше дигән фикергә килделәр. Нәкъ менә шуңа күрә приютта тәрбияләнүчеләр үз ирекләрен сакларга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләделәр.