«Веста» үзәгендә интернет-бәйлелекне кисәтү буенча эш алып барыла

2022 елның 8 июле, җомга

«Гомуми эш» Бөтенроссия проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 10 нчы социаль участокта «Герой юлы» дигән интерактив дәрес үткәрде. Дәреснең максатлары: эмоциональ һәм коммуникатив бозылуларны кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәтлек мөһимлеге турында уйлануларны активлаштыру, интернет-бәйлелекнең төп сәбәпләре, билгеләре һәм нәтиҗәләре белән танышу.

Дәрес башында белгеч катнашучылар белән «Нәрсә ул сәламәтлек?», «Нинди факторлар сәламәтлекне бетерә һәм саклый?» дигән темаларга дискуссияләр үткәрделәр. Аннан соң балалар үзләре белгән бәйлелек төрләрен санап чыктылар. «Герой юлы» документаль фильмын карагач, балалар Интернетта озак утыру да зарарлы гадәт, дигән фикергә килделәр. Бу зарарлы гадәтнең бармы-юкмы икәнлеген белү өчен белгеч мини-тест үткәрде. Катнашучылар үзләре компьютер яки кәрәзле телефон артында озак утыруларын таныдылар.

Социаль челтәрләрдән баш тарту өчен белгеч саф һавада йөрергә, дуслары белән Интернет аша түгел, ә шәхсән аралашырга, әти-әниләргә булышырга киңәш итте.

Чарада сигез балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International