Министр Эльмира Зарипованың Әниләр көне белән котлавы

2025 елның 28 ноябре, җомга

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Лаеклы гражданнар тәрбияләп, традицияләрне саклап һәм рухи кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшырып, әниләр республикабызның киләчәген формалаштыралар.

Татарстан Республикасы хөкүмәте гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирә. Һәр гаиләнең иминлеге – республикабызның чәчәк атуы нигезе, ә балалы гаиләләргә ярдәм итү – дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше.

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты старт алды. Ул «Демография» илкүләм проектының киңәйтелгән дәвамы булды, аның максаты – балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, илдә туучылар санын арттыру.

Татарстан илкүләм проект чараларында актив катнаша. Менә инде сигезенче ел республикада «Гаиләгә ярдәм» төбәк проекты кысаларында уникаль демографик чара гамәлгә ашырыла – авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтелә. 2018 елдан адреслы социаль ярдәм чарасыннан 15,5 мең хатын-кыз файдаланды. Әлеге түләү ярдәмендә беренче булып туган балалар санын саклап калып булды, шулай ук күпбалалы гаиләләр санын арттыруга ирешелде.

10 ел эчендә Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны 2 тапкырдан да күбрәккә артты. Бүген республикада 58,7 мең гаилә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Күрелә торган социаль ярдәм чаралары гаиләләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен һәм иминлеген сакларга ярдәм итә.

Илдәге катлаулы демографик вәзгыять шартларында туучылар санын арттыру мөһим бурыч булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде. Көндезге формада укучы һәм йөклелек буенча хисапта торучы хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән. Тагын бер чара – күпбалалы гаиләләрдәге балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту өчен түләүне компенсацияләү. Моннан тыш, республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында яңа туган балалар өчен беренчел кирәк-яракларны прокатка бирү пунктлары ачыла. Яңа демографик инициативалар «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән һәм аналарның авыр хезмәтен җиңеләйтергә, балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә тиеш.

Социаль тармак белгечләренең көндәлек эше дә әниләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Төрле программалар һәм инициативалар аша алар балалы гаиләләргә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре дә читтә калмый – аларга бүген аеруча зур игътибар бирелә. Социаль тармак белгечләре эшенең мөһим аспекты – һәр гаиләгә индивидуаль якын килү.

Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне Әниләр көне белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тормышта мөмкин кадәр күбрәк шатлыклы вакыйгалар телим.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International