Казанда «Игелек сәнгате» социомәдәни инклюзив чарасы узачак

2025 елның 28 ноябре, җомга

2 декабрьдә «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында инвалид балалар һәм аларның ата-аналары катнашында «Игелек сәнгате» республика социомәдәни инклюзив чарасы узачак.

Чара ТР Мәдәният министрлыгы, «Әкият» инклюзив иҗат лабораториясе, «ТР Дәүләт юридик бюросы» ДКУ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан сәүдә-икътисад техникумы, «Барысы да балалар өчен» АКбО, Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге һәм башкалар ярдәмендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Чара кысаларында 11:00–12:00 сәгатьтә балалар өчен танып-белү һәм үстерү мастер-класслары һәм тренинглар, вакансияләр ярминкәсе, сәламәтлек саклау белгечләре консультацияләре, шулай ук чакырылган белгечләр / төрле оешмалар вәкилләре тарафыннан ата-аналарга актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү планлаштырылган.

Сәгать уникедә «Пираты опасного моря: Капитан Клык» мультфильмы күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International