«Актив озын гомерлелек» программасы белән Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларның «Батыр» спорт комплексына баруы каралган. Анда мускул тонусын, буыннарның хәрәкәтчәнлеген һәм гомуми физик форманы саклап калу өчен махсус тренажерларда даими дәресләр үткәрелә.
Комплекс хезмәткәрләре җитәкчелегендә өлкәннәр күнегүләр ясау техникасын үзләштерә, сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр ала. Дәресләр катнашучыларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, гомуми тормыш тонусын күтәрә һәм тормыш сыйфатын яхшырта.