Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина 6 июль көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган викторина үткәрде.
Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты. Алар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар, дөрес туклану, физкультура һәм спорт, көн режимын үтәү темасына ребуслар чиштеләр. Шулай ук балалар асфальтта рәсем ясадылар һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Чара ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше хезмәт һәм ял режимын үтәүне, хәрәкәт активлыгын, дөрес туклануны, зарарлы гадәтләрдән баш тартуны күздә тота дигән нәтиҗә ясадылар.