Наркотикларга каршы айлык кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция уздырганнар. Чара яшь буынның үз сәламәтлекләренә аңлы караш формалаштыруга юнәлдерелгән.
Белгечләр балаларга наркотикларның нәрсә икәнлеге, аларның төрләре һәм кеше организмына нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр. Чара, оештыручылар сүзләренә караганда, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыруга, тәмәке тартуны профилактикалауга һәм үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итәргә тиеш.
Акция ахырында балаларга үз сәламәтлегеңне саклау турында мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.