Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында наркотикларга каршы айлык кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә уздырылган. Район үзәк хастаханәсенең нарколог-психиатры Галия Хәсәнова наркоманиянең куркынычы, психоактив матдәләрнең кеше организмына ничек йогынты ясавы турында сөйләде.
Әйтергә кирәк, интернат-йортта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, начар гадәтләрне профилактикалауга зур игътибар бирелә. Моның өчен өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төрле программалар эшләнә. Мәсәлән, учреждениедә даими рәвештә профилактик һәм таныштыру әңгәмәләре, лекцияләр, гражданнарны адаптив физкультурага җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә, тематик буклетлар әзерләнә.