Әлмәттә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе узды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

26 июнь көнне билгеләп үтелүче Халыкара наркотик чараларын куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында бүген Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Наркотикларсыз тормыш» акциясе уздырганнар. Чарада шәһәрлеләр һәм социаль хезмәтләр алучы 32 яшүсмер катнашты.

Акция яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Аноним наркоманнар клубы белгечләре һәм волонтерлары шәһәрлеләргә наркотикларның, тәмәке тартуның һәм алкоголизмның кеше сәламәтлегенә һәм тормышына зыянлы йогынтысы, зарарлы гадәтләргә каршы көрәш ысуллары турында сөйләделәр. Шулай ук чараны оештыручылар шәһәрлеләргә тематик буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International