«Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Без – сәламәт яшәү рәвеше буыны» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес башында белгеч балаларның бу темага белем дәрәҗәсен билгеләде. Аннары катнашучыларга коллаж ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар иске журналлардан рәсемнәр эзләделәр һәм аларны кистеләр. Шуннан соң алар коллаж ясадылар һәм һәрбер рәсем өчен исем уйлап таптылар.
Дәрестә 11 балигъ булмаган бала катнашты. Алар сәламәт яшәүнең мөһим шартлары – спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану һәм көн режимын үтәү дигән нәтиҗәгә килделәр.