1нче июньнән 27нче июньгә кадәр Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган тематик чаралар уздырылды.
Чараның максаты: яшь буынга зарарлы гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше өчен шәхси җаваплылык хисе формалаштыру.
Наркотикларга каршы айлык кысаларында мультимедиа дәресләре, рәсемнәр конкурслары үткәрелде, тәмәке, алкоголь, психоактив матдәләр куллануны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча тематик стенгазеталар әзерләнде. Танып-белү әңгәмәләре барышында балалар Россиядә наркотиклар кулланудан үлем статистикасы белән таныштылар, начар гадәтләр барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар: начар компаниягә эләгү, өлкәннәр белән йөрү теләге, гади кызыксынучанлык.
Әзерләнгән чаралар балаларның наркомания зыяны турында белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирде.