Халыкара наркотик чараларын явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре берничә чара уздырганнар.
Кешенең физик сәламәтлегенә һәм аның социаль иминлегенә наркотикларның тискәре йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру максатыннан 12 социаль хезмәт алучылар өчен табиб-педиатр белән очрашу оештырылды. Чара уен формасында узды. Район үзәк хастаханәсе белгече катнашучыларга яшүсмерләр тарафыннан наркотиклар куллануның төп сәбәпләре, кеше организмы өчен нәрсә белән куркыныч булуы турында сөйләде.
Балалар һәм өлкәннәр арасында иң активлар «Зарарлы гадәтләр» мини-тамашада катнаштылар. Ахырда табиб-педиатр «Наркоманиягә каршы профилактика» дигән тест үткәрде.
Шул ук көнне көндезге төркемдә социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан актив матдәләрне кулланмаска ярдәм итә торган кагыйдәләр белән мәгълүмати стенд рәсмиләштерелде.