Халыкара наркотиклардан явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Инна Кириченко шәһәр паркында акция уздырды.
Чараның максаты: гражданнарны наркотиклар кулланудан кисәтү, наркотикларның кеше организмына зыяны турында мәгълүмат җиткерү.
Акциядә «Волонтер» үзәге катнашты. Алар муниципаль район халкына наркоманиянең сәбәпләре, аның нәтиҗәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару кагыйдәләре турында мәгълүмат туплаган буклетлар тараттылар. Белгеч зарарлы гадәтнең корбаны булмас өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде.
Акциядә катнашучылар теләсә нинди наркотик чараларын куллану сәламәтлеккә начар тәэсир итә һәм кешеләрнең язмышларын җимерә, дип йомгак ясадылар.