«Кайгырту» социаль приютында начар гадәтләрне кисәтү буенча эш алып баралар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

23 июнь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Халикова мәктәп яшендәге балалар белән «Тәмәке өстендә суд» дип исемләнгән рольле уен үткәрде. Чараның максаты – начар гадәтләрне кисәтү, тәмәке тартуга тискәре караш формалаштыру.

Тәрбияләнүчеләр тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Михаил Федорович Романов патша вакытында тәмәке тартучыларга мөнәсәбәт турында, тәмәке тартуның нинди авыруларга китерүе турында белделәр. Венера Халикова ассызыклаганча, «җиңел» тәмәкеләр булмый – алар барысы да бер үк төрле зыян китерә, бигрәк тә яшь организмга.

Аннары балалар белән «Тәмәке өстендә суд» дигән уен үткәрделәр. Утырыш тәмәкенең кешелеккә каршы кылынган җинаятьне карауга багышланган иде. Утырыш барышында гаепләү һәм яклау дәлилләрен тыңладылар, мөһим сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗәдә, тәмәкегә гаепләү карары чыгарылды, ә балалар, рольле уенда катнашып, тәмәке тарту, аның яшь организмга нинди зыян китерүе турында күзаллау алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International