«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының медицина хезмәткәрләре сәламәтләндерү мәйданчыгында «Сәламәтлек сукмагы» дигән танып-белү-уен программасын үткәрделәр.
Чарада наркотиклар, аларның төрләре, куллану нәтиҗәләре, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында сүз барды. Социаль хезмәт алучылар наркотиклар яшергән куркынычлыклар белән таныштылар, наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, хәлдән дөрес чыгу юлын сайлап, ситуацияләрне җиңеп чыгу юлын анализладылар, сәламәт яшәү рәвеше турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Дәрестә катнашучылар сәламәтлекне сакларга начар гадәтләрдән баш тарту, сәламәт һәм дөрес яшәү рәвеше генә ярдәм итә ала дигән нәтиҗәгә килделәр.