Ел саен 23 июньдә Олимпия хәрәкәтен торгызу истәлегенә Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да бу датаны игътибарсыз калдырмадылар.
Учреждение белгечләре үз карамагындагылар өчен саф һавада спорт уеннары белән күңелле чара оештырдылар. Ул бәйрәм кәефе булдыруга һәм уңай эмоцияләр тудыруга ярдәм итте. Социаль хезмәт алучылар үзләренең спорт күнекмәләрен, бердәмлек һәм нәтиҗәгә ирешүдә түземлек күрсәттеләр. Ахырда массакүләм йөгереш үткәрелде, анда яшәүчеләр генә түгел, интернат-йорт хезмәткәрләре дә катнашты.
Мондый уртак чаралар үткәрү сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен стимулларның берсе булып тора.