Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы В.С. Голубев алкоголизм һәм наркомания турында лекция укыды.
Видеороликлардан файдаланып, өлкәннәргә алкоголь, тәмәке, наркотик матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләре, алар китереп чыгара торган авырулар турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр. Табиб-нарколог шулай ук әлеге бәйлелекне кисәтү һәм дәвалау алымнарына да тукталды.
Чара «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында оештырылды.