22 июнь көнне Әлмәт районында аноним наркоманнар клубы волонтерлары «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Баллы тормышның ачы җимешләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәне җиде социаль хезмәт алучы тыңлады.
Чара барышында клуб волонтерлары үзләренең шәхси тормышларыннан мисаллар китерделәр. Алар наркотикларга ияләшү һәм аларның кеше организмы өчен тискәре роле, тәмәке яки алкоголь белән чагыштырганда көчлерәк йогынтысы турында сөйләделәр. Наркотикларны системалы куллану дозаны арттыруга ихтыяҗ тудыра. Наркомания вакытында эчке органнар зарарлана, неврологик һәм психик бозылулар килеп чыга. «Наркотикларның барысы да баш миенә, бавырга, йөрәккә, үпкәләргә зыян сала», – дип билгеләп үтте волонтерлар. Әңгәмәдә катнашучылар теманың мөһимлеген һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген аңладылар.