«Гармония» үзәге белгечләре хезмәттәшләрен Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укыталар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырганнар. Тыңлаучылар – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре.

Чараның максаты – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы хезмәткәрләрне, яшь яки инвалидлык буенча хезмәт күрсәтү авыр булган гражданнарны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү, шулай ук тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес кулланырга өйрәтү.

Дәреснең практик өлешендә белгечләр тернәкләндерү чаралары ярдәмендә авыручыларны транспортлау һәм күчерү, теоретик өлештә ятып торучы пациентларның куркынычсыз күтәрелү һәм хәрәкәт итү, караватка урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Чарада социаль тернәкләндерү буенча җиде караучы һәм алты белгеч катнашты. Алынган белемнәрен дәрестә катнашучылар интернат-йорт карамагындагыларны караганда кулланачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International