20 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында акция үткәрде. Чара 10нчы социаль участокта оештырылган.
Акция шәһәр халкында тәмәке тартуга, наркоманиягә һәм эчкечелеккә тискәре караш формалаштыруга, яшүсмерләрне һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлтелгән.
Өләшү материалы буларак белгеч мәгълүмати буклетлар һәм листовкалар әзерләде. Аларны таратканда, Марта Камалова ата-аналарга һәм балаларга наркотик матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде, яшүсмерләргә тыелган матдәләрне саклау һәм тарату өчен нинди җаваплылык каралуын аңлатты. Шулай ук түбәнкамалылар наркотиклар әйләнеше өлкәсендә законсыз гамәлләр фактлары турында кая хәбәр итәргә, медиакиңлектә үз-үзеңне ничек сакларга кирәклеген белделәр.