Минзәлә интернат-йортында профилактик дәрес үткәргәннәр

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында наркотикларга каршы айлык кысаларында белгечләр «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага мәгълүмат сәгате уздырганнар.

Социаль хезмәт алучылар наркомания турында фильм карадылар, файдалы һәм зарарлы гадәтләрне искә төшерделәр. Интернат-йорты карамагындагылар актив рәвештә тема буенча фикер алышуга кушылдылар, тормышта нинди зарарлы гадәтләр кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясавы, алкоголь һәм башка психотроп матдәләрнең организмга зарарлы йогынтысы турында фикер алыштылар.

Шулай ук социаль эш буенча белгеч чарада катнашучыларга дәрес темасы буенча буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International