Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында «Карау мәктәбе» технологиясе кысаларында үткәрелә торган чаралар актив дәвам итә. Мисал өчен, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре өчен даими рәвештә дәресләр оештыралар.
16 июнь көнне дәресләр вакытында өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль-медицина проблемалары, авыручыларны һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне карау үзенчәлекләре һәм принциплары, кирәкле җиһазлар сайлап алу һәм тернәкләнүнең техник чараларын куллану каралды.
Мондый чаралар стационар учреждениеләр хезмәткәрләре эшчәнлегендә мөһим һәм кирәкле роль уйный, чөнки дөрес тәрбияләүне оештырудан тормыш эшчәнлеге чикләүләре булган гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру, аларның тулы канлы тормышлары, эмоциональ тотрыклылыгы тора.