14 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган «Тормыш тамчысы» дигән танып-белү чарасы үткәрде.
Тәрбияләнүчеләр Донор көненең тарихы, донорлыкның дөньяда социаль һәм иҗтимагый әһәмияте турында белделәр. Шулай ук балаларга донор канының кемгә кирәклеге, кем донор була алуы һәм моның өчен нинди күрсәткечләр булуы турында сөйләделәр. Алар донорлар-рекордчылар турында да белделәр.
Моннан тыш, балалар өчен күңелле күнегүләр һәм спорт ярышлары оештырылды. Балалар сәламәт һәм дөрес яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеген аңладылар,чөнки киләчәктә алар шулай ук донорлар булып кемнеңдер гомерен саклап кала алачаклар.