«Тәтеш балкышы» үзәге белгечләре хезмәттәшләрен авыруларны карау кагыйдәләренә өйрәтәләр

2022 елның 14 июне, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында «Тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә узган дәрес өзлегүләр: барлыкка килү сәбәпләре, дәвалау, диагностика һәм профилактикага багышланган иде. Шул ук вакытта чара бик күп юнәлешләрне колачлады: туклану, гигиена, урнаштыру һәм системалы күзәтү. Тыңлаучылар көн саен тутырыла торган көндәлек турында сөйләделәр. Анда өлкәннәр белән башкарыла торган барлык гамәлләр теркәлә.

Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече презентация күрсәтте һәм өзлегү барлыкка килү куркынычы булганда карау планы тәкъдим ителде. Караучы персонал бу мәгълүматны алга таба социаль хезмәтләр алучылар белән эштә кулланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International