Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»технологиясе кысаларында персоналны укыту дәвам итә. Атна саен Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең медицина хезмәткәре дәресләрен үткәрә.
Шушы көннәрдә узган дәрестә алты кеше катнашты. Теоретик материал белән танышудан тыш, медхезмәткәр тыңлаучыларга авыр яшьтәге өлкәннәрне карау вакытында ярдәм итә ала торган җайланмаларны күрсәтте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең бурычларының берсе – тыңлаучыларны гомуми тәрбия күнекмәләренә, шулай ук тростьларны, култык таякларын, коляскаларны һәм башка техник тернәкләндерү чараларын дөрес кулланырга өйрәтү.