«Веста» үзәге һәм волонтерлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Начар гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә балалар организмына тискәре йогынты ясавы билгеле. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән балигъ булмаган балалар арасында спорт ярышлары уздырганнар.

Шәһәр паркында «Тәмәке – сәламәтлек дошманы» дигән чара Г. Тукай исемендәге паркта узды. Ярышлар барышында командалар «Тәмәке тартуга каршы көрәшчеләргә һәйкәл» дигән скульптура композициясен ясадылар, үпкәләрнең күләмен тикшерделәр, күңелле эстафеталарда катнаштылар. Волонтерлар, үз чиратларында, катнашучыларга сәламәтлек теләделәр, спорт яхшы кәеф бирә, сәламәтлекне ныгыта дип ассызыкладылар.

Чара бик күңелле үтте. Барлык катнашучылар да көн буена уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International