«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән йөзү бассейнында дәрес үткәрделәр

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

3 июнь көнне тәрбияче Марина Анисимова һәм Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр йөзү бассейнына бардылар. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балаларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәтлекне ныгыту һәм төрле яклап физик үстерү.

Бассейнда балалар белән эшләү барлык мускул төркемнәрен гармонияле үстерүгә, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытуга, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшен яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Йөзү буенча инструктор Венера Кашапова балаларны бүлмә һәм бассейнда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

Дәрес башланыр алдыннан балалар күнегүләр ясадылар. Тәрбияләнүчеләр инструктор биремнәрен тыңларга һәм үтәргә өйрәнделәр. Алар кораблар һәм туплар белән уйнадылар, суда үз-үзләрен дөрес тотарга, тәнне сизергә, тоткычларга тотынырга һәм күнегүләр ясарга өйрәнделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә сулышны ничек тоткарларга һәм суга чумарга кирәклеген күрсәттеләр.

Йөзү нерв системасына яхшы йогынты ясый, төрле авырулар барлыкка килүне кисәтергә мөмкинлек бирә, организмны ныгыта. Балаларга мондый дәресләр бик ошый, алар бассейндагы һәр яңа чараны түземсезлек белән көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International