«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр өчен спорт чарасы уздырдылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Балалар сәламәтлеген ныгыту, күзәтүчәнлекне, зирәклекне, тапкырлыкны һәм җитезлекне үстерү максатыннан 31 майда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова спорт чарасы үткәрде. Анда мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Программа шактый бай эчтәлекле булды. Балалар интеллектуаль викторинада, кызыклы конкурсларда, туп һәм обруч белән эстафеталарда катнаштылар. Һәркем үзенең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алды.

Спорт бәйрәме балаларны берләштерде. Чара ахырында тәрбияләнүчеләр призлар белән бүләкләнде. Ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм балачак бәйрәме булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International