Бүген Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова «Без тәмәке тартуга каршы» дигән акция үткәрде. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Әлеге акцияне белгеч социаль участокта үткәрде. Ул төрле яшьтәге балигъ булмаган балалардан тәмәке тартуга ничек карауларын сорады. Никотинның зыяны бөтен яшь халыкка билгеле икән.
Профилактик әңгәмәдән соң психолог балаларга «Тәмәке тарту турында бөтен дөреслек» дигән мәгълүмати буклетлар таратты.